Кукмарада яшәүче Хантимирова Роза Рәсүл кызының 55 яшьлек юбилее!
Кукмарада яшәүче кадерле кешебез Хантимирова Роза Рәсүл кызының 2 июльдә 55 яшьлек юбилее.
Киң күңелле, олы йөрәкле әниебез, сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз.
Әни! Син – гаиләбезнең ышанычлы терәге, ярдәмчел, һәрвакыт безнең өчен тырышып яшисең. Сиңа иң матур теләкләр генә юллыйбыз: нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, чиксез бәхет-шатлыклар, имин тормыш, кайгы-борчуларсыз таңнар. Килер көннәрең куанычлы, туасы таңнарың өметле, гомерең озын булсын. Киләчәктә дә әти белән, без – балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, мул тормышта, исәнлектә-саулыкта яшәргә язсын сиңа.
Иң изге теләкләр белән сине яратып тормыш иптәшең Зиннур, балаларың, киленең, оныкларың.
Нет комментариев