Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кәркәүч авылында яшәүче Хәлилова Золя Хатыйп кызының юбилее

02 июня 2023, 13:39

313

0

0

Кәркәүч авылында яшәүче кадерле әниебез Хәлилова Золя Хатыйп кызын юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. 


Гомерең синең намуслы хезмәттә үтте. Тырыш һәм тәвәккәл булдың, бервакытта да уфтануны, зарлануны белмәдең. Киң күңелле, сабыр, батыр йөрәкле син, әниебез! Без синнән үрнәк, көч алып яшибез. Биргән тәрбияң, киңәшләрең безне олы тормыш юлына чыгарды. Мең-мең рәхмәт, кадерле кешебез. 
Шушы якты бәйрәмең көнендә сиңа күңел тынычлыгы, тән сихәте, шатлыклы көннәр телибез. Безне назлап үстергән кулларың беркайчан да сызламасын, балаларың, оныкларың, оныкчыкларың сине һәрчак сөендерсен. Киләчәктә дә куанычыбыз, җылы кояшыбыз булып, озын-озак гомер кичер. 


Яшәү шатлыгы син безнең өчен, 
Яхшылыгың белән үрнәк син. 
Авыр чакта сиңа таянабыз, 
Безнең өчен һәрчак кирәк син. 


Иң изге теләкләр белән балаларың Алмаз, Гөлнара, Зөлфия, Артур, Рамил, Альбина, Алсу, Айгөл, Булат, Алисә, Әмир.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk