Гыйниятов Илнур Хәким улының 60 яшьлек олы юбилее!
1 ноябрьдә коллективыбызны озак еллар җитәкләгән, зур хөрмәткә лаек Гыйниятов Илнур Хәким улының 60 яшьлек олы юбилее.
Сез сайлаган һөнәрегезгә тугры булып хезмәт куйдыгыз. Үз эшегезне яратып, намуслы башкардыгыз. Шуңа күрә укучылар арасында да ихтирам яуладыгыз, коллективта, районыбызда абруегыз зурдан булды. Юбилеегыз белән котлап, сезгә иң изге, якты, матур теләкләрне юллыйсы килә: һәрвакыт көчле рухлы һәм кешелекле, ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Өстәлләрегез мул, җаныгыз тыныч, күңелегез күтәренке булсын! Балаларыгызның иң кадерле кешесе булып, озак еллар яшәвегезне телибез.
Алтмыш яшьне күпкә санамагыз,
Алтмыш булсын бары өтере.
Сәламәтлек, тыныч күңел белән
Үткәрегез калган гомерне.
Хөрмәт һәм ихтирам белән Кукмара аграр көллияте коллективы.
Нет комментариев