Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Тешләрне дә агартырга мөмкин

Энҗе бөртекләре кебек тезелеп киткән тешләр кемнәрне генә кызыктырмый? Бар кешегә дә Ходай тарафыннан андый матурлык бирелмәгән шул. Көндәлек кулланыла торган ризыклар да тешләрнең төсен үзгәртергә мөмкин. Шулай да бар булганын саклап, өй шартларында да тешләрне агартырга була икән. *Чәй содасына бераз су салып, ботка сыман булгач, щетка ярдәмендә ике...

Энҗе бөртекләре кебек тезелеп киткән тешләр кемнәрне генә кызыктырмый? Бар кешегә дә Ходай тарафыннан андый матурлык бирелмәгән шул. Көндәлек кулланыла торган ризыклар да тешләрнең төсен үзгәртергә мөмкин. Шулай да бар булганын саклап, өй шартларында да тешләрне агартырга була икән.

*Чәй содасына бераз су салып, ботка сыман булгач, щетка ярдәмендә ике минут дәвамында тешләрне чистартабыз. 5 минуттан соң гадәттәгечә чистартырга мөмкин.

*Бер стакан суга ярты стакан чәй содасы, бер чәй кашыгы алоэ вера согы, 10 тамчы лимон мае, дүрт чәй кашыгы глицерин өстәргә. Яхшылап болгатырга да озак вакыт саклап була торган савытка салып куярга. Көн саен тешләргә 5-10 минутка сыларга.

*Әфлисун, мандарин кабыгының эчке ягындагы ак өлешен ваклап, теш пастасы белән кушып чистарту да тештәге ташларны бетерергә ярдәм итә.

Җиләк, бананны боткасыман итеп тешләргә сөртү дә уңай нәтиҗәләр бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев