Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Сау-сәламәт яшик

Урам буйлап тәмәке тартып баручыны очратсам, сәерсенеп калам. Бу бит искелек калдыгы. Тормышын яңача корырга омтылучы болай эшләргә һәм яшәргә тиеш түгел! Ул бит үз сәламәтлегенә зыян сала. Көненә бер генә кап тәмәке тарткан очракта да, гаилә бюджетын елына 35000 сумга киметә, яшь буынга тискәре йогынты ясый, тәмәке көйрәтеп алу...

Урам буйлап тәмәке тартып баручыны очратсам, сәерсенеп калам. Бу бит искелек калдыгы. Тормышын яңача корырга омтылучы болай эшләргә һәм яшәргә тиеш түгел! Ул бит үз сәламәтлегенә зыян сала. Көненә бер генә кап тәмәке тарткан очракта да, гаилә бюджетын елына 35000 сумга киметә, яшь буынга тискәре йогынты ясый, тәмәке көйрәтеп алу өчен эшен калдырып тора һәм соңгы чиктә дәваханәгә барырга мәҗбүр була. Иртәрәк үлә...

2017 ел районыбызда - Мәдәният елы, ә Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы дип игълан ителде. Һәр кеше

үзенең менталитетын һәм рухи халәтен "сафландырса", никадәр файда булачак. Безнең төбәкнең һәр авылында моның өчен барлык мөмкинлекләр бар: урман сукмаклары, чишмә юллары, спорт, физик культура мәйданчыклары һәм башкалар, дисеңме.

Кукмаралылар! Үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк, файдалы эшләр белән генә шөгыльләник. Рухи яктан да бай яшик.

Сүз уңаеннан шуны да әйтим, Кукмара чаңгы-роллер трассасында электр утлары кабынуы турында газетада хәбәр ителде инде. Алар 22.00 сәгатькә кадәр яналар. Сәламәтлек сукмагына рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев