Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сорауларда тормыш чагылышы

Татарстанда халыкны кабул итүнең "Бердәм көне" инде 16 ел рәттән оештырыла. Һәр сишәмбедә республиканың барлык дәрәҗәдәге башкарма, закончалыклы һәм вәкиллекле хакимиятләре командасы халыкны кабул итә. Татарстанлылар атна саен үзләренең проблемалары, сораулары һәм тәкъдимнәре белән министрлык, ведомство, дәүләт комитеты җитәкчеләренә, район һәм шәһәр хакимияте башлыкларына, җирле совет, Дәүләт Советы яисә Дәүләт...

Татарстанда халыкны кабул итүнең "Бердәм көне" инде 16 ел рәттән оештырыла. Һәр сишәмбедә республиканың барлык дәрәҗәдәге башкарма, закончалыклы һәм вәкиллекле хакимиятләре командасы халыкны кабул итә. Татарстанлылар атна саен үзләренең проблемалары, сораулары һәм тәкъдимнәре белән министрлык, ведомство, дәүләт комитеты җитәкчеләренә, район һәм шәһәр хакимияте башлыкларына, җирле совет, Дәүләт Советы яисә Дәүләт Думасының "Бердәм Россия" фракциясе депутатларына мөрәҗәгать итә алалар. Халык алдында үтәкүренмәлелек һәм хисап тоту - республика хакимиятен төзүдәге мөһим принциплар. Бердәм кабул итү көне - татарстанлыларның хакимият белән турыдан-туры аралашуындагы нәтиҗәле ысулларының бары тик берсе генә.

Район башлыгы, район Советы депутаты, "Бердәм Россия" сәяси партиясе Кукмара җирле бүлегенең политсовет сәркатибе Сергей Димитриев та һәрдаим халыкны борчый торган проблемалар эчендә, вакыйгалар үзәгендә кайный. Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр район башлыгының кабул итү көнендә 228 кеше мөрәҗәгать итеп, үзен кызыксындырган сорауларга җаваплар алган, теләк-тәкъдимнәрен ирештергән. Кемнедер җир мәсьәләсе, торак шартларын яхшырту, торак өчен сертификат алу, территорияне төзекләндерү, ә кемнәрнедер эшкә урнашу, эшмәкәрлекне үстерү кебек мәсьәләләр борчый. Узган атнаның сишәмбесендә узган кабул итү көненә дә Сергей Димитриев белән очрашуга 15 кеше язылган иде.

Алсу ИДРИСОВА. Автор фотосы

Язма тулысынча "Хезмәт даны" газетасында бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев