Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашыбыз Гөлназ Сәлламова: "Үземне авыру дип санамыйм"

Кукмара районының Ташлы Елга авылында яшәүче Гөлназны күптәннән беләм. Без аның белән мөмкинлеге чикләнгән кызлар арасында уза торган "Татарстан энҗесе" конкурсында еш очраша идек. Үзенең авыру икәнен онытып, зур сәхнәдә матурлык бәйгесендә катнашып йөргән бу кызга сокланмаган кеше аз булгандыр. Әле хәзер дә аның көчле рухлы, максатчан булуына карап шаккатам....

Кукмара районының Ташлы Елга авылында яшәүче Гөлназны күптәннән беләм. Без аның белән мөмкинлеге чикләнгән кызлар арасында уза торган "Татарстан энҗесе" конкурсында еш очраша идек. Үзенең авыру икәнен онытып, зур сәхнәдә матурлык бәйгесендә катнашып йөргән бу кызга сокланмаган кеше аз булгандыр. Әле хәзер дә аның көчле рухлы, максатчан булуына карап шаккатам.

Гөлназ гаиләдә икенче бала. Аның абыйсы һәм сеңлесе бар. Әмма ул беркайчан да үзенә кимсетеп караганнарын хәтерләми. "Моның өчен әти-әниемә рәхмәт. Алар минем авыру икәнемне дә сиздермәделәр. Әйтерсең, мин - сау-сәламәт бала. Бездәйләргә һәрвакыт якыннарының уңай мөгамәләсе кирәк. Шуңа күрә мин бер дә моңаймадым. Башка балалар кебек яшәвемне дәвам иттем", - ди Гөлназ.
Ул тумыштан ДЦП авыруыннан интегә. Әти-әнисе аны кеч­кенәдән тернәкләндерү үзәклә­ренә йөрткән. Менә шунда йөри торгач, кыз башкалар белән таныша. Үзе кебекләрнең тагын барлыгын күрә, аңлый башлый. Мәктәпне дә тәмамлый, читтән торып укырга да керә. Хәзерге вакытта Гөлназ психолог булырга дип укый.
- Балачактагы диагноз аркасында умырткалыгымда үзгә­решләр сизелә башлады. Сколиоз авыруы барлыкка килде. Шуның нәтиҗәсендә эчке органнарым авырта башлады. Умырткалык кәкрәю йөрәгемә, үпкәмә зыян сала. Кайчак һава җитми, аяк-кулларым шешеп чыга. Хә­лем көннән-көн начарая бара. Күптән түгел интернеттан үземә ярдәм итәрдәй клиника эзли башладым. Мәскәү хастаханә­ләрендә эшләүче нейрохирургка мөрәҗәгать итәргә булдым. Авыруым турында язгач, диагнозларымны күрсәткәч, алар мине дәвалап була диделәр. Әмма моның өчен кыйммәтле операция кирәк, - ди ул.
Гөлназ гәүдәсен тотар өчен гел корсет киеп йөри икән. Әмма хәрәкәтләнгән саен корсет аның гәүдәсен авырттырып, тәнен яралый. Ә кызның бик тә яшисе килә. Сызланмыйча атлап йөрү турында хыяллана ул. Тик аның хыялын тормышка ашыру өчен зур суммада акча кирәк. Табиблар операция өчен 2 миллион 467 мең 880 сум акча сорый. "Бу сумманы гаиләбез күтәрә алмый. Дөньяда мәрхәмәтле кешеләр аз түгел. Мин дә үземә ярдәм итү­челәр табылыр дип өметләнәм", - ди кыз.
Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
* СБЕРБАНК: номер карты 4276 6200 2500 2332
Получатель: Саллямова Гульназ Мунировна
* МЕГАФОН: +7 937 570 67 45
* КИВИ КОШЕЛЕК: +7 927 437 41 12
* ЯНДЕКС КОШЕЛЕК: 410014142726385
Төркем: http://vk.com/gulnazsallamova
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев