Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәчет төзүдә катнашып, Аллаһ рәхмәтенә ирешик!

Мөхтәрәм мөселман кардәшләр, якташлар! Кукмара бистәсенең Туеш җирлегендә, зират почмагында урнашкан мәчет барчагызга да мәгълүм. Совет чорында салынып, әлеге гыйбадәтханә озак еллар дәвамында халыкка хезмәт итә: Җомга һәм Гает намазлары гына түгел, көндәлек намазлар да укылып килә, мәчет әһелләре вафат булучыларны соңгы юлга озатуда, Коръән мәҗлесләрен үткәрүдә дә даими катнаша....

Мөхтәрәм мөселман кардәшләр, якташлар! Кукмара бистәсенең Туеш җирлегендә, зират почмагында урнашкан мәчет барчагызга да мәгълүм. Совет чорында салынып, әлеге гыйбадәтханә озак еллар дәвамында халыкка хезмәт итә: Җомга һәм Гает намазлары гына түгел, көндәлек намазлар да укылып килә, мәчет әһелләре вафат булучыларны соңгы юлга озатуда, Коръән мәҗлесләрен үткәрүдә дә даими катнаша.

Соңгы елларда Туеш мәхәлләсе шактый зурайды, шуңа күрә биредә яшәүчеләр зуррак, замана таләпләренә җавап бирердәй яңа мәчет салырга кирәк дигән фикергә килделәр. Аллаһның рәхмәте белән, шушы гозерне кире какмыйча, район җитәкчелеге булачак мәчет өчен җир участогы да бүлеп бирде: ул иске мәчет каршындагы матур табигать почмагында урнашкан. Бүгенге көндә мәчетнең проекты да эшләнеп килә, рәсемнәренә караганда, ул, иншә Аллаһ, бик күркәм, мәһабәт, зур 3 катлы бина булачак.

Аңлашыла ки, мондый күләмле проектны тормышка ашыру мәхәллә халкы көченнән генә килми. Мәчетебезнең Кукмара бистәсенә алып керүче трассада төзелгәнлектән, бу гыйбадәтханә районыбызның бер билгесе, күренекле урыны булачак, шуңа күрә барлык райондашларыбыз да битараф калмыйча, Аллаһ йортын төзүгә үз өлешләрен кертер, дип өметләнәбез. Шуның белән сез районыбыз тарихы елъязмасында игелекле бер эз калдырырсыз. Көчегездән килгән шушы өлешегезне Аллаһ кабул итеп, Үзенең әҗер-саваплары белән бүләкләр дип тә ышанабыз. Аллаһ Раббыбызга тәвәккәлләдек! Мәчет төзүдә катнашып, Аллаһ рәхмәтенә ирешик!

Белешмәләр һәм тәкъдимнәр өчен телефон:

+79033424040 - Айрат хәзрәт Шәфигуллин

эл.адрес: ajjratshafigullin@rambler.ru

Ярдәм итүчеләр өчен реквизитлар:

ПАО "Татфондбанк"

п.г.т. Кукмор, ул Ленина, д.11

ИНН 1653016914

КПП 165801001

БИК 049205815

К\С 30101810100000000815

р/с 40703810600000001022

Местная мусульманская религиозная организация - Приход "Таишево" п. Кукмор мухтасибата Кукморского района Централизованной религиозной организации - Духовного управления мусульман Республики Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев