Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өлгерә алсак ярар иде

Кеше матур гына итеп гаилә корып яши башлый. Зур хыяллар белән башланган тормыш ахыргача шулай барса иде ул. Әмма язмыш көтмәгәндә генә тезеңә китерә дә суга икән. Бу дөньяда кайгы-хәсрәт күрмәгән, гомерендә бер генә тапкыр булса да башын түбән имәгән кеше юктыр ул. Андый чакта хыял-өмет ярдәм итә. Төмән шәһәрендә...

Кеше матур гына итеп гаилә корып яши башлый. Зур хыяллар белән башланган тормыш ахыргача шулай барса иде ул. Әмма язмыш көтмәгәндә генә тезеңә китерә дә суга икән. Бу дөньяда кайгы-хәсрәт күрмәгән, гомерендә бер генә тапкыр булса да башын түбән имәгән кеше юктыр ул. Андый чакта хыял-өмет ярдәм итә. Төмән шәһәрендә яшәүче милләттәшебез дә кызының тизрәк терелеп аякка басуы турында хыялланып яши.

Люция ханым безне үзе эзләп тапты. "Мәскәү клиникасында Казан кызы сезнең турында сөй­ләгән иде. Сәламәтлеге какшап киткәч, бу хакта газетага язгансыз. Хәйрия концерты да оештыргансыз. Минем кызыма да ярдәм итеп булмас микән?" - диде ул. Люция ханымның Мәскәү­дәге танышын газета укучыларыбыз да яхшы белә. Камилә Гыйбадуллина ул. Баксаң, Камиләбез хәзер үзе дусларына ярдәм итәргә алынган. Бер хастаханәдә яткан Алинәгә акча җыярга ярдәм иткән.
"2015 елның март аенда кы­зымның күкрәк читлеге өлешендә ниндидер шеш күреп алдык. Шуннан соң тизрәк табиблар янына йөгердек. Алар биопсия алды. Нәтиҗәсе сөендермәде - кызымда яман шеш таптылар. Инде организмга метастаз таралырга өлгергән иде. Шунда ук Мәс­кәүгә очтык. Биредә 14 атна дә­валандык. Шул вакыт эчендә сабыем 17 химия курсы, 25 нурланыш сеансы алды. Ике катлаулы операция кичерде", - ди Төмәндә яшәүче Люция ханым.
Алинәнең бирешмәгәненә табиблар да соклана. Аны, безнең солдат кызыбыз, дип йөртәләр икән. 15 яшьлек бала өчен бик зур сынау аша уза ул. Анализ нә­тиҗәләре яхшыргач, елдан артык хастаханәдә дәваланган Алинәне өенә кайтарып җибәрәләр. Башта бар да әйбәт кебек була. Әми­новлар гаиләсе кызларының терелүенә сөенеп туя алмый. Әмма сынаулар әле бетмәгән икән. Кызның күкрәк читлегендә тагын шешләр барлыкка килә. Авыру яңадан баш калкыта. Әминовлар тагын Мәскәү табиб­лары янына бара. Бу юлы алар сөендерми - булыша алмаячак­ларын әйтәләр.
Шуннан соң Люция ханым чит ил клиникаларына хатлар юллый. Кызының хәле көннән-көн начарайганны күреп, интернеттагы дусларына үтенеч яудыра. Әкренләп акча җыела башлый. "Безнең гаиләнең бар булган акчасы бетте инде. Ирем генә эшли. Үзем әлегә кызым янәшәсендә. Шуңа күрә чит кешеләрдән ярдәм сорамыйча булмый. Чит ил клини­каларының берсе Алинәне үзенә чакырды. Тик анда да түләр өчен беренчел кертем сорыйлар. Без бит дәвалану гына түгел, документлар әзерләү, самолетка билетлар, анда баргач яшәр өчен дә акча эзлибез, - ди ул. - Клиникага кабул итсеннәр өчен генә дә 5 миллионга якын акча кирәк. Баламның күземә карап ярдәм соравын күрүдән дә авыры юк. Ул бирешмәскә тырышса да, авыртуларга түзсә дә, мин аның ничек яшисе килгәнен күңелем белән сизәм. Кызым янәшәмдә булганда миңа да рәхәт. Әнә шул рәхәт мизгелләрне озынайтасы иде. Зинһар, ярдәм итегез".
Бу гаиләгә булышырга те­ләү­челәр өчен исәп-хисап реквизитлары:
Сбербанк карты: 4276670107106600 (получатель Аминова Люция Митхатовна) +79612084108 - мобильный банк
Счет: 40817810467100230387
ИНН: 7707083893
БИК: 047102651
QIWI кошелек: +79829124398
WebMoney: R948090418346
PayPal: lyuciya_aminova@mail.ru
Әнисенең телефон номеры: 89829124398
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев