Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмараның кирпеч заводы янәшәсендәге бакчадан киселгән агач ботаклары кайчан юл кырыеннан алыныр?

"Язлыкта Кукмараның кирпеч заводы янәшәсендәге бакчадан агачларны кисә башлаганнар иде. Киселгән агач ботакларын юл кырыена өеп куйганнарына да берничә ай вакыт үтте. Без, тротуардан баручыларга да әлеге ботаклар уңайсызлык тудыра, икенчедән, тирә-юньне ямьсезләп тора. Ник аларны җыештырып алмыйлар икән?"- дип, бер газета укучыбыз телефоннан шалтыраткан иде. Чыннан да, өем-өем ботак...

"Язлыкта Кукмараның кирпеч заводы янәшәсендәге бакчадан агачларны кисә башлаганнар иде. Киселгән агач ботакларын юл кырыена өеп куйганнарына да берничә ай вакыт үтте. Без, тротуардан баручыларга да әлеге ботаклар уңайсызлык тудыра, икенчедән, тирә-юньне ямьсезләп тора. Ник аларны җыештырып алмыйлар икән?"- дип, бер газета укучыбыз телефоннан шалтыраткан иде.

Чыннан да, өем-өем ботак күчләре бу тирәдә инде шактыйдан ята. Көнгә ничә тапкыр яныннан үтеп йөрим: артмый да, кимеми дә алар. Агачлык эчендә дә тәртип юк. Аркылы-торкылы яткан агачлар күп. Ни өчен һаман җыештырылмавы белән кызыксынып иң элек "Экосервис" оешмасы җитәкчесе Ирек Шәйхетдинов белән элемтәгә чыктык. "Көзге чорда болай да поселок урамында чүп күп. Халык бәрәңге, помидор чүпләрен, агач ботакларын өй каршыларына чыгарып куя. Әле һаман да анда агачларны кисәләр түгелме соң? Ул территория безнең карамакта булмаса да, вакыт булуга җыештырып алачакбыз", - диде ул.

Кукмара поселок башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин да юл кырыен чистарттырырга вәгъдә бирде.

Тиздән елак, салкын көз бар җиһанны үз кочагына алыр. Юллар коры, көннәр матур вакытта әлеге урын чистартылса, чүп төяүчеләргә дә, юлдан үтүче машина хуҗаларына да уңайлырак булыр иде.

Лилия НУРГАЛИЕВА, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев