Көтү көткәндә
2007 елның куе томанлы сентябрь иртәсе иде. Күршемнең Нократ Аланында яшәүче абыйсы Васил белән сыер көтү чиратына чыктык. 66 малкайны авыл болынына алып төштек. Тау өстендә Түбән Шөннең люцерна җире. Алдагы Кәҗә үзәнендә дә люцерна чәчелгән. Сыерлар кызу-кызу атлап, шул якка юнәлделәр бит: һич туктатып булмый: беренче барулары түгел, димәк....
2007 елның куе томанлы сентябрь иртәсе иде. Күршемнең Нократ Аланында яшәүче абыйсы Васил белән сыер көтү чиратына чыктык. 66 малкайны авыл болынына алып төштек. Тау өстендә Түбән Шөннең люцерна җире. Алдагы Кәҗә үзәнендә дә люцерна чәчелгән. Сыерлар кызу-кызу атлап, шул якка юнәлделәр бит: һич туктатып булмый: беренче барулары түгел, димәк. Томан исә куера бара, маңгайга төртсәләр дә, берни күренмәслек. Алдагы сыерлар каршына чыгып, аларны туктатмакчы булам. Чыбыркыны шартлатып, тиз-тиз атлыйм, йөгереп тә карыйм, тик тын кысыла. Ике чакрым араны көч-хәл белән үтеп, Кәҗә үзәненә җиттем. Кычкырганны сыерлар уйлап та бирмиләр, инде үрдән менеп баралар. Мин дә артларыннан үрмәлим. Карыйм: берничә сыер инде люцерна басуына керергә өлгергән. Малларны куып, күл буена төшерсәм, егермесе юк. Аларны Васил белән чак эзләп таптык.Ул арада кояш күтәрелеп, томан да таралды. Шөкер, сыерлар болын үләнен чемченә башладылар. Шул тирәдә Түбән Шөн көтүе йөри иде. Көтүчесе: "Сыерларыгыз әз икән, элек йөзләп була иде",-диде.
Аларның саны елдан-ел кими. Көтү туктагач, кайберәүләр сыерларын саткан инде: файдасы юк, диләр. Сөткә бәя куючыларга сыер көтүен көттереп карыйсы иде, дим.
Мансур ХӘСӘНОВ,
Татар Толлысы авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев