Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Байлангар мәктәбе укучысы Казанга сәяхәте белән уртаклашты

Һәр елны "Татнефть-Арена" боз сарае чыршы бәйрәменә Татарстанның төрле почмакларыннан уку алдынгылары, төрле олимпиада, конкурсларда җиңү яулаган иң тырыш һәм иң акыллы, талантлы баларларны җыя.Кукмара районыннан барган укучылар арасында быел мин дә бар идем. 25 декабрь иртәсен көтеп алып, сәгать 6да ук юлга кузгалдык. Кәефләр шәп, барыбыз да шатлыктан елмая,...

Һәр елны "Татнефть-Арена" боз сарае чыршы бәйрәменә Татарстанның төрле почмакларыннан уку алдынгылары, төрле олимпиада, конкурсларда җиңү яулаган иң тырыш һәм иң акыллы, талантлы баларларны җыя.Кукмара районыннан барган укучылар арасында быел мин дә бар идем.

25 декабрь иртәсен көтеп алып, сәгать 6да ук юлга кузгалдык. Кәефләр шәп, барыбыз да шатлыктан елмая, һәр нәрсә минутлап планлаштырылган. Барышлый ук 141нче мәктәп ашханәсендә тәмле иртәнге аш белән сыйланып, юлдагы матурлыкны, бизәлгән чыршыларны күзәтеп, Казанга кергәнебезне сизми дә калганбыз.

Яңа ел тамашасы Ганс Христиан Андерсенның «Кар патшабикәсе» әкиятенә нигезләнгән, заманча үзгәртелгән иде. Төрле сәнгать коллективларының искиткеч җырларын, биюләрен карап, сокланып утырдык. Әкият безне чын дөньядан аерылып гаджетлар эченә кереп китмәскә өндәде. Кыш Бабай белән Кар Кызы да бәйрәм белән котлады.

Тамаша тәмамлангач, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлау сүзләрен җиткерде.

- Кадерле балалар! Ел ахырында бездә республика район һәм шәһәрләреннән иң-иңнәрне бергә җыю гадәте бар. Сезне Яңа ел белән тәбрик итәм. Сез үзегезнең иптәшләрегезгә үрнәк булып торасыз. Рәхмәт сезгә! - диде президентыбыз.

Бәйрәмне махсус чакырылган кунак - Егор Крид чыгышы йомгаклады. Танылган җырчыны балалар алкышлар белән каршы алдылар.

2017 ел символы әтәч эченә тутырылган Яңа ел күчтәнәчләре һәр балага бүләк булды.

Әлеге бәйрәмгә бару хокукын һәр бала үз тырышлыгы белән яулады. Безне оештырып, юлда иминлегебезне кайгырткан мәгариф идарәсе, опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре, ПДН инспекторы, медицина хезмәткәренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Дилә ӘМИНОВА Байлангар урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы

фото: http://zt16.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев