Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бала караватында бер нәни малай елый. “Килгәннән бирле елый, ”- диләр тәрбиячеләр. Их, әнисе ишетсә иде.

Ул вакытта, тәвәккәл, батыр, олы йөрәкле, киң күңелле, сабыр, шул ук вакытта бераз кырыс табигатьле Галимәгә сокланып караучылар да, кызганучылары да булды. Бердәнбер гомерен ялгыз үтәргә карар кылган Галимәгә Аллаһы Тәгалә ризалыгын бирмәде. Тыныч кына япа-ялгыз олыгаерга әзерләнеп яткан көннәрендә ул аңа сынауның иң зурысын бирде. Шулай итеп, илле сигез...

Ул вакытта, тәвәккәл, батыр, олы йөрәкле, киң күңелле, сабыр, шул ук вакытта бераз кырыс табигатьле Галимәгә сокланып караучылар да, кызганучылары да булды. Бердәнбер гомерен ялгыз үтәргә карар кылган Галимәгә Аллаһы Тәгалә ризалыгын бирмәде. Тыныч кына япа-ялгыз олыгаерга әзерләнеп яткан көннәрендә ул аңа сынауның иң зурысын бирде. Шулай итеп, илле сигез яшендә Галимә әни булырга әни булып карамаган килеш өйрәнде...

Сеңлесенең ирсез килеш авырга узганын белде ул. Әмма баласын дәваханәдә калдырып чыгып киткәнен чит кешеләрдән ишетте. Мең бәлаләр белән баланы чак эзләп тапты. Суга төшкәндәй юкка чыккан сеңлесе Галияне исә кайлардан гына эзләмәде, кайлардан гына эзләтмәде. "Ташлап качты", -дигәннәренә дә күңеле ышанмады. "Ничек инде, нарасыена күз дә салмыйча, газизен ташлап китә алсын ул. Җаны да юк икән", - дип зар елады. Шушы көннән ул кулындагы нәни генә күке баласын җил-давылдан саклар өчен бөркеткә әйләнде. Бөркетнең дә ниндиенә әле, чын ерткычына. Баласына чит кошның канат очы гына тиеп китсә дә, ул аларны өзгәләп ташларга әзер иде. Әйе, ана бөркетләр нәкъ шулай эшлиләр дә...
Бүгеннән ул бер яше дә тулмаган Илнурның әнисе булды. Йөзе ап-ак, бөтенләй хәлсез бала: " Син мени инде минем әнием?" - дигәндәй, Галимәгә күзләрен текәп торгандай итте дә, елмаеп җибәрде. Тәрбиячеләр: "Бу баланың бер тапкыр да елмайганын күргәнебез булмады, гел елады да, елады. Күрәсең, яклаучы кешесе табылганын сизенәдер. Әнә бит сезгә карап, кулларын селти-селти нәрсәдер сөйләмәкче, аңлатмакчы була. Апа, сезнең алга куелган сынауның иң зурысы бу түгел, балага "йөрәк чире" дигән диагноз куелды. Аңа ашыгыч рәвештә операция кирәк", -диделәр. Бу сүзләрдән Галимә баскан урынында чайкалып киткәндәй булды...
Фәридә Хисамова, Тырыш
Әлеге хикәянең дәвамын "Хезмәт даны" газетасының 18 ноябрь саныннан укый аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев