100 дустың булганчы
-Муса, әллә бизнес белән шөгыльләнеп карыйсыңмы, акча булыр иде, - диде Гүзәл ирен кочаклап. -Йөз тәңкәң булганчы, йөз дустың булсын дигәннәр, - диде ире, каткан ипиен суга манчып. -Йөз сум кирәгрәк хәзерге заманда. Әйдә, гаражда кибет ачабыз. Авылның бердәнбер сельпо кибете атнага 3 сәгать кенә эшли. Сәүдә гөрләп торачак, -...
-Муса, әллә бизнес белән шөгыльләнеп карыйсыңмы, акча булыр иде, - диде Гүзәл ирен кочаклап.
-Йөз тәңкәң булганчы, йөз дустың булсын дигәннәр, - диде ире, каткан ипиен суга манчып.
-Йөз сум кирәгрәк хәзерге заманда. Әйдә, гаражда кибет ачабыз. Авылның бердәнбер сельпо кибете атнага 3 сәгать кенә эшли. Сәүдә гөрләп торачак, - дип хатыны Муса кулындагы ипине тешләп алды.
Авыл буенча акча җыеп, Казаннан товар җыеп кайттылар. Гаражны кибет итеп, сатуны башлап җибәрделәр.
Иң элек Шәмси керде. Аңа беренче сатып алучы дип, шакмаклы җылы күлмәкне үз бәясенә бирделәр. Аннары күрше Харис керде:
-Зинһар, күрше, арзангарак сатчы. Үзең беләсең, колхозда акчаны елга ике генә тапкыр биргәннәрен.
Муса аңа үз бәясенә резин итек, куртка белән бияләй "сатты".
-Пенсия бәләкәй, - дип, Мәрфуга апа да пәлтә, юрган, яулык һәм башка чүпрәкне арзанга алды.
Складтан алган бәягә барлык товар дусларча "сатылып" беткәч, Гүзәл белән Муса керемне санады. Керемгә караганда чыгым күбрәк булган.
-Дусларны куандырдык, - диде Муса киерелеп, - әйдә, ашап алыйк.
-Йөз дустың булгач, йөз сум акчаң булмый икән бит, ә? - диде Гүзәл, капчыктан кипкән ипи кисәкләрен чыгарды да, бер кружка су агызды.
Мәгъсүм ХӘБИБУЛЛИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев