Юл һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән (+фото)
Кичә, 26 июльдә, Зәй районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Зәй районы буенча ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, күңелсез хәл Урсай - Ромашкино юлының 3 нче чакрымында 16:55 сәгатьтә килеп чыккан. Тикшерү мәгълүматлары буенча, "ВАЗ-21120" машинасы белән идарә иткән 36 яшьлек йөртүче юл йөрү кагыйдәләрен боза - тизлекне арттыра, идарәне югалта һәм...
Кичә, 26 июльдә, Зәй районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.
Зәй районы буенча ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, күңелсез хәл Урсай - Ромашкино юлының 3 нче чакрымында 16:55 сәгатьтә килеп чыккан.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, "ВАЗ-21120" машинасы белән идарә иткән 36 яшьлек йөртүче юл йөрү кагыйдәләрен боза - тизлекне арттыра, идарәне югалта һәм машинасы каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, юл читендәге чиккә бәрелә һәм юлдан читкә "чыгып оча".
Машина белән идарә итүче һәм аның 37 яшьлек пассажиры урында ук вафат була. Алар икесе дә Лениногорск кешеләре булган. Куркынычсызлык каешын эләктермәүләре дә әйтелә.
Фото: vk.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев