Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмараның ЮХИДИ инспекторлары исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шоферны ачыклаган

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 13 очрагы ачыкланган.

21 майда, 7.00 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр Кукмараның Магистральный урамы, 65нче йорт янында ЮХИДИ хезмәткәрләре участок вәкилләре белән берлектә «Тоннель» операциясен үткәрде. Бу хакта район ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

Рейд вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 13 очрагы ачыкланган. Алар арасында иминлек каешларын кую кагыйдәләрен үтәмәү (4 очрак), җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы (3 очрак), автомобильдә балаларны махсус балалар урындыгы булмаган килеш йөртү, җәяүлегә юл бирмәү (1әр очрак) һәм башкалар бар.

Моннан тыш, алкогольле эчемлек куллану билгеләре булган бер шофер ачыкланган. Аның транспорты штрафлар тукталышына куелган.

Районның дәүләт автоинспекциясе мондый төр тикшерүләрнең алга таба да алып барылачагын искәртә.

Фото: архив, Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев