Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада узган рейд вакытында ЮХИДИ инспекторлары исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган ике шоферны ачыклаган

Шәһәрдә «Тоннель»операциясе узды.

4 майда 07.00 сәгатьтән 09.00 сәгатькә кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре, участок инспекторлары белән берлектә, Кукмараның Магистральный урамында «Тоннель» операциясен үткәрде. Бу хакта район ЮХИДИдә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 16 очрагы ачыкланган. Аларның икесе – укылмый торган дәүләт номерлары булган транспорт чарасы белән идарә итү, икесе – куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозу, алтысы – җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы, икесе - штрафны вакытында түләмәү. Бер шофер Дәүләт техник тикшерүе үтмәгән, ә икенчесе автомобильдән бүленеп чыгучы зарарлы газларның нормадан артык булганы өчен штрафка тартылган.

Моннан тыш, алкогольле эчемлекләр куллану билгеләре булган ике шофер ачыкланган.

Аларның транспортлары штрафлар тукталышына куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев