Кукмарада юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең утырышы узды
Балаларыгызга мотоцикл, скутер яки питбайк алып бирергә ашыкмагыз! Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында әлеге фикер кызыл җеп булып сузылды.
Яшь мотоциклчылар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең саны артуы борчу тудыра. Статистика күрсәткәнчә, җәй айларында бу күрсәткеч аеруча үсә. Күп очракта балаларның тиешле күнекмәләре булмау, юл кагыйдәләрен белмәү яки санга сукмау фаҗигагә китерә. Комиссия әгъзалары ата-аналарны җаваплы булырга, балаларының тормышын куркыныч астына куймаска чакырды. Мотоцикл, скутер яки питбайк — уенчык түгел, ә җитди транспорт чарасы. Аны идарә итү өчен махсус әзерлек, белем һәм тәҗрибә кирәк. Шуңа күрә әгәр дә балагыз әлегә җитәрлек дәрәҗәдә җаваплы түгел икән, бу теләген кичектереп тору хәерлерәк булыр.
«Яшьләргә мотоцикл белән идарә итүнең төп кагыйдәләрен, куркынычсызлык техникасын һәм юл хәрәкәтендә дөрес тәртип кагыйдәләрен өйрәтергә кирәк. Әмма, әлбәттә, бу ата-аналарның җаваплылыгын киметми. Алар балаларының мотоцикл белән мавыгуын контрольдә тотарга, аларның тиешле әзерлек узуын тәэмин итәргә һәм иң мөһиме: аларга үрнәк булырга тиеш. Юлларда тәртипле һәм сак булу — һәркемнең бурычы, ә балалар өчен бу аеруча мөһим, чөнки алар, әле тормыш тәҗрибәсе җитмәү сәбәпле, хаталар ясарга мөмкин. Шуңа күрә мотоцикл, скутер яки питбайк сатып алыр алдыннан барысын да яхшылап уйлау, балаларның әзерлеген бәяләү һәм, кирәк булса, бу теләген кичектереп тору зарур. Аларның җаваплылыгы балаларының тормышын саклап калырга мөмкин», — ди комиссия җитәкчесе Азат Гарифуллин.
Утырышта район Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Ришат Нургалиев үз чыгышын саннардан башлады.
«Быелның дүрт аена 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 1 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Анда балигъ булмаган бер бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Бүгенге көндә иң җитди проблемаларның берсе — балаларны транспортта имин йөртү мәсьәләсе. Еш кына балалар, ата-аналар элементар кагыйдәләрне үтәмәү аркасында юл-транспорт һәлакәтләрендә җәрәхәтләр ала», — дип ассызыклады ул.
ЮХИДИ бүлеге хезмәткәре Сергей Егоров быелның 4 аена 4 юл транспорт һәләкәте булып, аларда бер кешенең вафат булуын, алтысының төрле җәрәхәтләр алуын әйтте. Шулай ук алкоголь кулланган хәлдә руль артына утырган шоферларның кимемәвен дә билгеләде. 4 ай эчендә 36 шоферга исерек хәлдә хәрәкәт иткән өчен беркетмә төзелгән.
Утырышта Казан шәһәрендәге территориаль идарәсе җитәкчесе Наил Агишев, район мәгариф идарәсеннән Гөлнара Фәләхетдинова, Байлангар авыл җирлеге башлыгы Илнар Кәримуллин һәм башкаларның да чыгышлары тыңланды.
...Кич җитсә, Зур Кукмараның тау итәге ягыннан тыз-быз итеп тауга менүче яки төшүче мотоциклчыларның тавышы бар дөньяны яңгырата. Кыйммәт бәягә кредитка сатып алынган транспорты белән ярдан төшеп, үзе исән калып, мотоциклының челпәрәмә килүе, берничәсен ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлавы турында да хәбәрләр ишетелде. Техника һәм түләнәчәк акчалар мөһим түгел. Балаларның, яшүсмерләрнең гомере өзелмәсен. Шуңа күрә ата-ана кичләрен балаларының кайда һәм ничек вакыт үткәрүенә зур игътибар бирсә иде.
фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев