Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада "Автоледи" бәйгесе узды (фото)

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе каршындагы мәйданда "Автоледи - 2017" республика бәйгесенең район туры узды.

"Автоледи" бәйгесенә катнашырга килүчеләр транспортка техник күзәтү уздыру, автомобильдә фигуралы йөрү, юл йөрү кагыйдәләрен белү этапларын узганнан соң үзләренең "чын" шофер булуларын расладылар. Булдыралар, кызлар!

Бәйгенең барлык этапларын да уңышлы узганнан соң, нәтиҗәләр ясалды. Беренче урынга быел да Кукмарадан Гөлназ Нәҗипова чыкты. Икенче-өченче урыннарны исә Әлфия Муллыева һәм Гөлнар Әшрәповалар бүлеште. "Юл йөрү кагыйдәләрен белү"дә Гөлсинә Сабировага, "Автомобильдә оста йөрү"дә Ләйлә Галиәхмәтовага тиңнәр булмады. Катнашучыларны район Эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдиновлар котлады. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды.

Якташыбыз Гөлназ Нәҗиповага район данын яклап Казанда чыгыш ясарга туры киләчәк. Уңышлар сиңа, Гөлназ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев