Кукмарада «Автобус» операциясе бара
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада «Автобус» операциясе бара

Әлеге чара 30 апрельгә кадәр уза.

Кисәтү чарасының төп максаты — пассажирлар транспорты белән бәйле юл һәлакәтләрен булдырмау, иминлекне тәэмин итү. Операция кысаларында район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан тикшерүләр үткәрелә.

— Без даими рәвештә рейдлар оештырабыз һәм диагностик карта, йөртүчеләрнең йөртү таныклыгын, юл кәгазен, мәҗбүри иминият полисын һәм башка документларын тикшерәбез, шулай ук төзек булмаган транспортта йөрүчеләр, шоферларның хезмәт һәм ял режимын үтәве, пассажирларны һәм балаларны йөрткән вакытта кагыйдәләрнең үтәлеше дә аерым игътибарга алына. Тиешле кагыйдәләрне үтәмәүчеләр җәзага тартыла. Юлларда һәркемнең игътибарлы һәм сак булуын, тиешле таләпләрне үтәвен сорыйбыз, — ди район дәүләт автоинспекциясе инспекторы Рөстәм Нуриев. — Тиешле кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә беркетмәләр төзелә.

Фото: Рөстәм Нуриев 


Нет комментариев