Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада 12 исерек шофер правасыз калган

-ЮХИДИ инспекторлары бәйрәмнәрдә көн саен юлдагы тәртипне саклады. Гыйнварның беренче сигез көнендә исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утырган 12 шофер (берсенең хәтта транспорт йөртү таныклыгы да юк иде) ачыкланды. Бәйрәмнәр чорында 17 юл фаҗигасе булды. Бәла-казаларга китергән төп сәбәпләр булып тиешле тизлекне сакламау, шоферларның бер-берсенә юл бирмәве, урам чатларын үткәндә...

-ЮХИДИ инспекторлары бәйрәмнәрдә көн саен юлдагы тәртипне саклады. Гыйнварның беренче сигез көнендә исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утырган 12 шофер (берсенең хәтта транспорт йөртү таныклыгы да юк иде) ачыкланды. Бәйрәмнәр чорында 17 юл фаҗигасе булды. Бәла-казаларга китергән төп сәбәпләр булып тиешле тизлекне сакламау, шоферларның бер-берсенә юл бирмәве, урам чатларын үткәндә тиешле кагыйдәләрне үтәмәү тора, - дип хәбәр итте ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов. - Узган ел район территорисендә 38 юл-транспорт һәлакәте булды, 4 кешенең гомере өзелде, 51е төрле тән җәрәхәтләре алды. Балалар катнашында 10 бәхетсезлек очрагы теркәлде, 12 бала зыян күрде.

фото: http://www.inform69.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев