Кукмара районында исерек автомобиль йөртүче йөк машинасына килеп бәрелгән (фото)
Юл-транспорт һәлакәте Лубян авылының Ленин урамында урнашкан 55 нче йорт каршында килеп чыккан.
Кукмара районында исерек килеш руль артына утырган 12 нче модельле «Лада» йөртүчесе парковкадагы «КАМАЗ»га килеп бәрелгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Юл-транспорт һәлакәте алдагы көнне Лубян авылының Ленин урамында урнашкан 55 нче йорт каршында килеп чыккан.
Җиңел машина йөртүче хастаханәгә озатылган.
Гадәттән тыш хәл урынына Лубян авылы янгын сүндерүчеләре, табиблар һәм полиция хезмәткәрләре килгән, дип яза Татар-информ.
Фото: ГУ МЧС России по РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев