Җәяүленең киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булмый.
Кукмара районында «Калина» автомобиле шоферы җәяүлене бәрдергән. Бу хакта район Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Юл фаҗигасе 22 ноябрьдә, якынча 17.35 сәгатьтә «Кукмара-Мамадыш» автоюлының 55нче чакрым+300 метрында була. Башлангыч мәгълүматлар буенча, «Лада Калина» автомобиле шоферы 1991 елгы җәяүлене бәрдерә. Ул юлдан бара торган була, киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар да булмый.
Юл-транспорт һәлакәтендә җәяүле төрле тән җәрәхәтләре ала. Аны район үзәк дәваханәсенә алып киләләр.
фото: район Дәүләт автоинспекциясе
Нет комментариев