Кукмара районында өлкәннәргә юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләделәр
Акция барышында җәяүлеләр юлы аша чыгучы өлкән райондашларга юл йөрү кагыйдәләре турында искә төшерделәр, яктылыкны кире кайтаручы элемент, «Җәяүле» дигән буклет өләштеләр.
Халыкара Өлкәннәр көнендә район Дәүләт автоинспекциясе, «Юл хәрәкәтие иминлеге» учреждениесенең Кукмара бүлеге хезмәткәрләре, «Беренчеләр хәрәкәте» хәрәкәте кызлары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында «Өлкән җәяүле — имин юл кичүенә» дигән акция узды.
Акция барышында җәяүлеләр юлы аша чыгучы өлкән райондашларга юл йөрү кагыйдәләре турында искә төшерделәр, яктылыкны кире кайтаручы элемент, «Җәяүле» дигән буклет өләштеләр.
«Мондый акцияләр бик кирәк. Кызлар бүген без, өлкәннәргә, җәяүле кичүе аша чыгарга булышты, яктылыкны кире кайтаручы элементлар турында сөйләделәр. Бик мөһим мәгълүматлар алдык», — ди Кукмарада яшәүче Раушания апа.
Балаларга да, өлкәннәргә дә киемнәренә яктылыкны кире кайтаручы элементлар кую мөһим. Әлеге элементлар караңгы вакытларда шоферларга юл читеннән баручы, юл аша чыгучы җәяүлеләрне күрергә ярдәм итәчәк.
Юлларда игътибарлы һәм сак булыгыз!
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев