Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында «Легаль булмаган йөртүче» операциясе уза

Дәүләт автоинспекторлары пассажирлар йөртүче транспорт чараларына карата тикшерүләрне көчәйтә.

Республикада, шул исәптән Кукмара районында «Легаль булмаган йөртүче» дигән оператив-кисәтү чаралары уза. Дәүләт автоинспекторлары пассажирлар йөртүче транспорт чараларына карата тикшерүләрне көчәйтә. 

Кукмара районы Дәүләт автоинспекциясе инспекторы Руслан Саммиков сүзләренә караганда, быел республикада автобус шоферлары катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрендә 4 кешенең гомере өзелгән. 

«Кисәтү чаралары вакытында пассажирлар утырту урыны сигез урыннан ким булган транспорт чаралары аеруча игътибарга алыначак. Чөнки әлеге категориягә керүче транспорт шоферларының күбесе махсус рөхсәт язуы, рейс алды медицина тикшерүләре, транспортларга рейс алды контроле үткәрмәгән килеш юлга чыга, пассажирлар йөртә. Шул рәвешле, алар кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Кисәтү чаралары узган вакытта халыкны йөртүче барлык прассажир автобуслары, аларның тиешле документлары да тикшереләчәк», — ди Руслан Саммиков.

Оператив-кисәтү чаралары 27 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев