Кукмара районында җиңел автомобиль юлның машиналар йөрү өлешендә яткан ирне бәрдергән
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында җиңел автомобиль юлның машиналар йөрү өлешендә яткан ирне бәрдергән

Җәяүленең киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмый.

Төнлә Кукмара районында җиңел автомобиль бер ир-атны бәрдерә. Ул юлның машиналар йөрү өлешендә ята торган була. Бу хакта район ЮХИДИдә хәбәр иттеләр.

Юл фаҗигасе 19 декабрь көнне төнлә белән Өлге-Нырты совхозы юлында, Поч.Кучук авылы янында була. «Лада Калина» автомобиле шоферы куркынычсыз тизлекне сакламый һәм юлның машиналар йөрү өлешендә яткан 31 яшьлек ир-атны бәрдерә. Җәяүленең киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмый.

Ир кешенең алган җәрәхәтләрдән урында ук гомере өзелә.

фото: район ЮХИДИ


Нет комментариев