Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре: Бозлавык вакытында куркынычсызлык чараларын үтәгез

Машина йөртүчеләрнең борылышларда игътибарлылык һәм саклык күрсәтүе мөһим.

Һава шартлары начар булу сәбәпле, республика юлларында бозлавык барлыкка килде. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре автомобиль йөртүчеләрне юлларда сак булырга һәм юллардагы катлаулы шартларны исәпкә алырга чакырды. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итә.

Инспекторлар машина йөртүчеләргә иминлек чаралары турында искә төшерә:

  • кискен маневрлар ясамагыз, бигрәк тә каршы як полосага чыгу белән бәйле;
  • кинәт тормозга басмагыз;
  • борылышларда игътибарлылык һәм саклык күрсәтегез.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, бу киңәшләрне үтәү аварияләр куркынычын киметергә һәм юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев