Төнәтмә, косметик лосьон сатучы сәүдә нокталары хакында белүчеләрнең полициягә хәбәр итүләре сорала
Иркутскида "Боярышник" лосьоны эчеп 57 кеше зыян күргән, шуларның 48енең гомере өзелгән. Алдан фаразлар буенча агуланучыларның барысы да "Боярышник" эчкән булган. Шешәләргә этил спирты урынына куертылган метил спирты салынуы ачыкланган. Мондый аяныч хәлләр килеп чыкмасын өчен һәркем үз сәламәтлегенә җитди карасын, ялган алкоголь продукциясе сатып көн күрүчеләр исә кеше гомере...
Иркутскида "Боярышник" лосьоны эчеп 57 кеше зыян күргән, шуларның 48енең гомере өзелгән. Алдан фаразлар буенча агуланучыларның барысы да "Боярышник" эчкән булган. Шешәләргә этил спирты урынына куертылган метил спирты салынуы ачыкланган.
Мондый аяныч хәлләр килеп чыкмасын өчен һәркем үз сәламәтлегенә җитди карасын, ялган алкоголь продукциясе сатып көн күрүчеләр исә кеше гомере хакында да уйласын иде.
-Халык телендә "фанфурик" дип йөртелүче, бәясе очсыз, әмма этил спирты шактый зур күләмдә булган төнәтмә, косметик лосьоннарны кулланучылар Кукмарада да бар, - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. - Кибет хуҗалары да, кибетчеләр дә аларның кеше организмына зыян салуын беләләр, әмма сатуларын дәвам итәләр. Төнәтмә, косметик лосьон сатучы сәүдә нокталары хакында белүчеләрнең 02, 2-70-80 телефон номерлары аша полициягә хәбәр итүләрен сорыйбыз. Анонимлык гарантияләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев