Кукмарада узган “Алкоголь” операциясе нәтиҗәләре
Ялган аракы һәм спиртлы эчемлекләр сату очракларын ачыклау максатында районда "Алкоголь" операциясе үтте. 14 ноябрьдә оператив-тикшерү эшләре барышында поселокның Ленин урамындагы кибетләрнең берсеннән тиешле документлары булмаган килеш сатылган "Боярышник", "Огуречный", "Тройной одеколон" дигән этикеткалар ябыштырылган 60 шешә (барлыгы 6 литр) спиртлы эчемлек алынды. 15 ноябрьдә, иртәнге сәгать унынчы яртыларда кибетләрдә...
Ялган аракы һәм спиртлы эчемлекләр сату очракларын ачыклау максатында районда "Алкоголь" операциясе үтте.
14 ноябрьдә оператив-тикшерү эшләре барышында поселокның Ленин урамындагы кибетләрнең берсеннән тиешле документлары булмаган килеш сатылган "Боярышник", "Огуречный", "Тройной одеколон" дигән этикеткалар ябыштырылган 60 шешә (барлыгы 6 литр) спиртлы эчемлек алынды.
15 ноябрьдә, иртәнге сәгать унынчы яртыларда кибетләрдә тикшерү максатында сатып-алу уздырылды. Зур Сәрдек авылындагы кибетләрнең берсендә закон буенча спиртлы эчемлек сату тыелган вакытта сыра сатылды.
19 ноябрьдә поселоктагы даруханәләрнең берсендә ике төрле файдалануда булган спиртлы сыеклык сату очрагы ачыкланды. Тикшерү барышында даруханәдән 21 шешә "Асептолин" (2,1 литр күләмдә) алынды.
Әлеге фактлар буенча административ беркетмәләр төзелде һәм тикшерү өчен Дәүләт алкоголь инспекциясенә, соңгысы "Роспотребнадзор"га җибәрелде, дип хәбәр итте полициянең өлкән оперуполномоченные Сергей Пахомов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев