Кукмарада 213,925 литр алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнештән алынган
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган ел полиция хезмәткәрләре тарафыннан "ике төрле максатта" кулланыла торган спиртлы продукцияне законсыз сату белән бәйле 2 җинаять эше кузгатылган, 21 административ хокук бозу очрагы ачыкланган. -2016 елда 213,925 литр алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнештән алынган булса, агымдагы елның гыйнварында өч административ хокук...
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган ел полиция хезмәткәрләре тарафыннан "ике төрле максатта" кулланыла торган спиртлы продукцияне законсыз сату белән бәйле 2 җинаять эше кузгатылган, 21 административ хокук бозу очрагы ачыкланган.
-2016 елда 213,925 литр алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнештән алынган булса, агымдагы елның гыйнварында өч административ хокук бозу очрагы ачыкланды, 42,5 литр алкоголь, 0,7 литр спиртлы продукцияне сатуга киртә куелды, - дип хәбәр итте полициянең икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы тору буенча төркем хезмәткәре Сергей Пахомов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев