Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Террорчылыкка һәм экстремизмга каршы торыйк

Һава тревогасы вакытында ничек эш итәргә?

Саклык чараларын белү һәм аларны үтәү — һәркемнең иминлеген тәэмин итүдә иң мөһим шарт.

Һава тревогасы — халыкны мөмкин булган куркыныч турында вакытында кисәтү чарасы. Районда гадәттән тыш хәлләр, шул исәптән ракета куркынычы янаганда хәбәр итү өчен 19 сөйләм сирена җайланмасы урнаштырылган.

Ракета куркынычы туганда «һава тревогасы» тавыш сигналы яңгыраячак. Әлеге сигналны ишетү белән, паникага бирелмичә, тиз арада куркынычсыз урынга — подвалга, махсус сыену урынына яки бинаның аскы катына төшәргә кирәк. 

Янау бетерелгәч, «һава тревогасын бетерү» дигән сигнал биреләчәк. Шуннан соң гына өйләргә кайтырга мөмкин.

Истә тотарга кирәк:
Паникага бирелмәгез. Сирена — ул кисәтү чарасы, хәвеф турында хәбәр итү сигналы.

Тынычлык саклагыз! Телевидение, радио һәм башка элемтә каналлары аша бирелгән рәсми хәбәрләрне игътибар белән тыңлагыз.

Гадәттән тыш хәлләр хезмәтләренең күрсәтмәләрен төгәл үтәгез.

Саклык чараларын белү һәм аларны үтәү — һәркемнең иминлеген тәэмин итүдә иң мөһим шарт.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев