Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Спорт

Кукмараның яшь чемпионы Йосыф Имамиев: Спорт белән шөгыльләнү өчен дисциплина кирәк

Йосыф 4нче урта мәктәпнең 9 «А» сыйныфында белем ала, инглиз, рус, татар телләрен һәм физика фәнен аеруча яратып өйрәнә.

Йосыф Имамиев — спортны тормышының мөһим өлеше итеп сайлаган тырыш һәм максатчан яшүсмер. 

Ул кечкенәдән үк физик яктан нык, көчле булырга омтыла. 2017 елдан башлап Йосыф «Зилант» спорт мәктәбендә самбо түгәрәгенә йөри, шулай ук билбау көрәше белән дә актив шөгыльләнә. Үҗәтлеге, сабырлыгы һәм даими күнегүләр нәтиҗәсендә ул әлеге спорт төрләрендә саллы гына уңышларга ирешә.

Спорт белән беррәттән, Йосыф укуында да сынатмый. Ул 4нче урта мәктәпнең 9 «А» сыйныфында белем ала, инглиз, рус, татар телләрен һәм физика фәнен аеруча яратып өйрәнә. 

— Кечкенәдән үк көчле булырга хыялландым, шуңа күрә нәкъ менә әлеге спорт төрен сайладым. Ул кешедә ныклык, тырышлык һәм үҗәтлек кебек мөһим сыйфатлар тәрбияли. «Зилант» спорт мәктәбендә атнага алты тапкыр шөгыльләнәбез. Төрле ярышлар, турнирларны да калдырмыйбыз. Татарстан беренчелегендә өченче урында калдым. Шул вакытта әлеге спортның тормышымдагы әһәмиятен тагын да яхшырак аңлый башладым. Мин — билбау көрәше буенча бер тапкыр Россия, ике тапкыр Татарстан, Бөтенроссия чемпионы, күптапкырлар республика турнирларының призеры. Ә самбо буенча республика турнирларында һәм беренчелекләрендә призер булдым. Максатым исә әлеге спорт төрендә дә осталыкларымны камилләштереп, югары үрләр яулау. Спорт — ул сәламәтлек. Ә аның белән шөгыльләнү өчен дисциплина кирәк, — дип сөйләде Йосыф.

Бүгенге көндә егетләр «Барс Арена» спорт-сәламәтләндерү комплексында шөгыльләнә, чөнки «Зилант» спорт мәктәбендә ремонт эшләре бара. Яшүсмернең тренеры — Данил Шиһапов. Ул үз эшенең чын остасы: кирәк чакта таләпчән һәм кырыс, шул ук вакытта аңлаучан һәм ярдәмчел дә була белә. Ул укучыларына әлеге спорт төренең барлык нечкәлекләрен төгәл итеп аңлата, аларга җиңүгә таба беренче адымнарын ышанычлы итеп ясарга ярдәм итә. 

Данил Шиһапов — тренерлык өлкәсендә бай тәҗрибә туплаган белгеч. Үз эшчәнлеген ул гимнастика һәм бокс түгәрәкләрен алып барудан башлап җибәрә, ә самбо белән шөгыльләнә башлавына якынча җиде ел вакыт узган. Еллар дәвамында туплаган тәҗрибәсе аңа укучылары белән нәтиҗәле эшләргә мөмкинлек бирә.

Тренер үз шәкертләре турында җылы сүзләр белән генә сөйли: аларның тырышлыгын, омтылышын горурлык белән югары бәяли. 

— Йосыф икенче сыйныфтан бирле минем кул астында шөгыльләнә. Ул бик тырыш, үҗәт егет: түгәрәкне калдырмый, хәтта ул тәмамлангач та ашыгып кайтып китми, өстәмә рәвештә физик күнегүләр ясый. Җиденче сыйныфта укыган чорда аның спортка карашы тагын да җитдиләнде, максатчанлыгы аеруча ныгып китте. Нәтиҗәдә, ул матур гына күрсәткечләргә ирешеп, күп кенә турнирлардан җиңү белән кайтты. Алда Йосыфны тагын бер зур сынау көтә — ул Россия җыелма командасы составында Үзбәкстанда узачак Дөнья беренчелегендә катнашачак. Анда да сынатмас дип ышанам, чөнки ул — максатчан, тырыш һәм ихтыярлы егет, — диде тренер, укучысы белән чын күңелдән горурланып.

Фото: Йосыф Имамиевның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев