Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмаралылар Актанышта 46 команда арасында беренче урын яулады

Анда 400гә якын спортчы катнашты

Актанышта Татарстан Республикасының беренче Президенты Кубогына 2003-2005 елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча ярышлар узды.
Анда бөтен республикадан 46 команда – 400гә якын спортчы катнашты.

Кукмаралылар, 422 очко җыеп, иң көчле көндәшләре – Әлмәт һәм Казан командаларын артта калдырып, беренче урынга чыктылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча үз үлчәү авырлыгында Инсаф Кәримуллин, Алексей Даниловлар чемпион калдылар. Богдан Григорьев, Артем Григорьев, Инсаф Гыйльметдиновлар – икенче, Рүзәл Тимергалиев, Илшат Гыйниятуллин, Илсаф Фәхретдиновлар мактаулы өченче урынны яулады.

- Турнирда бөтен Татарстаннан иң көчле спортчылар катнашты. Алар ике көн дәвамында ун авырлык категориясендә үзара көч сынаштылар. Ярышлар бик мавыктыргыч килеп чыкты, иң мөһиме - Кукмара спортчылары лаеклы чыгыш ясадылар. Икенче ел рәттән безнең көрәшчеләр Татарстан чемпионнары булалар, - диде балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге директоры Нуретдин Зыятдинов.

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев