«Ак Барс» Мәскәү ЦСКАсына оттырды
Йомгаклау исәбе −1:4 Мәскәү клубы файдасына.
Казан командасы Мәскәү ЦСКАсына каршы тора алмады, 1:4 исәбе белән оттырды. Бу инде «Ак Барс»ның үз мәйданчыгында рәттән икенче зур җиңелүе. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Беренче периодта алка өчен көрәштә Владимир Алистров һәм Илья Сафонов катнашты, нәтиҗәдә ул аны капкага җибәрә алды — 1:0 «Ак Барс» файдасына.
Ләкин боз хуҗаларының шатлыгы озакка бармады. ЦСКА шунда ук каты көрәкшә күчте. Виталий Абрамов Максим Соркинны алга чыгарды. Һөҗүмче үзәктән сул кырыйга күчте һәм якындагы почмакка ыргытты — капкачы Тимур Билялов капканы саклап кала алмады. Исәп тигезләнде – 1:1.
Икенче периодта уен тагын да драматик борылыш ала. Михаил Фисенко подножка өчен чыгарылды, моннан ЦСКА хоккейчылары файдаланды. Дмитрий Бучельников Семенов хатасыннан файдаланды, алка алды һәм сул почмакка ыргытты. Мәскәүлеләр алга чыкты — 1:2.
Йомгаклау исәбе −1:4 Мәскәү клубы файдасына.
«Ак Барс» – ЦСКА – 1:4 (1:1, 0:2, 0:1)
- 1:0 Сафонов (Алистров, Лямкин, 18:53, 5х3)
- 1:1 Соркин (Абрамов, 19:38, 4х5)
- 1:2 Бучельников (Ерёменко, 32:01, 5х4)
- 1:3 Карнаухов (Коваленко, Спронг, 36:31)
- 1:4 Долженков (Коваленко, Нестеров, 45:15, 5х4)
Фото: Салават Камалетдинов/ «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев