Зур Сәрдек мәдәният йорты сәхнәсендә “Кояшлы сәхнә” бәйрәме үткәрелде
Соңгы яңалыклар

Зур Сәрдек мәдәният йорты сәхнәсендә “Кояшлы сәхнә” бәйрәме үткәрелде

Тамаша 110 катнашучыны үз эченә алды

Зур Сәрдек мәдәният йорты сәхнәсендә “Кояшлы сәхнә” проекты - Кукмара музыка һәм сәнгать мәктәбе шәкертләре белән “Чәчкә” халык бию ансамбленең зур бәйрәм чарасы узды. Ә сәхнә, чыннан да, кояшлы, якты төсләрдән киенгән көләч, нурлы балалар белән тулы иде. 110 катнашучыны үз эченә алган тамашаны, халык яратып, мул алкышлар белән карады. Афәрин, балалар, булдырдыгыз. Әти-әниләрегезнең гомергә горурлыгы һәм мактанычы булып яшәгез. Хөрмәтле әти-әниләргә балаларының игелекләрен күреп яшәргә язсын.

Нурфия ФӘТТАХОВА, Зур Сәрдек мәдәният йортының сәнгать җитәкчсе


Нет комментариев