Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Кукмара урта мәктәбенең театр коллективы Казанда үткәрелгән конференциядә катнашты

Коллектив акчалата һәм театрга чакыру билетлары белән бүләкләнде

Казанның 12нче гимназиясендә үткәрелгән халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин исемендәге VI республика конференциясендә Зур Кукмара урта мәктәбенең театр коллективы (җитәкчеләре - Илфат Тимергалиев, Айгөл Гатауллина) да катнашты. Алар Зөлфәт Хәкимнең “Бармы ришвәткә дәва?” исемле комедиясен сәхнәләштереп, “Драматургия. Театр яктылыкка, нурга илтә” номинациясендә җиңү яуладылар. Коллектив 2000 сумлык сертификат һәм Галиәсгар Камал театрына чакыру билетлары белән бүләкләнде. Жюри әгъзасы Татарстанның халык артисты Инсаф Абдулла, режиссёр Камил Зәйнулла аларга югары бәя бирде. 8нче сыйныф укучысы Илһам Гайнуллин район башлыгы ролен уңышлы башкарып, “Иң яхшы ир-ат роле” исеменә лаек булды һәм 1000 сумлык сертификат белән бүләкләнде. Шулай ук “Журналистика. Кызыл тышлы дәфтәрдән” номинациясендә җиңү яулап, 11нче сыйныф укучысы Зәлия Шакирова (җитәкчесе – Айгөл Гатауллина) 2000 сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афэрин! Укучыларыбыз хэм аларнын житэкче-укытучыларына!???