Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

WhatsApp хәбәрләр таратуга чикләү кертә

Чикләүләр беренче тапкыр җибәргәннән соң биш һәм аннан да күбрәк җибәрелгән СМС-хәбәрләргә кагыла.

WhatsApp яңартылганнан соң Android өчен хәбәрләр җибәрүдә чикләү кертә. Аннары кулланучылар хәбәрне бер төркем чатына гына җибәрә алачак, дип яза «Татар-информ» МА.

«Әгәр сезгә хәбәрне берничә төркем чатына җибәрергә кирәк икән, сез шул хәбәрне кабат сайлап алырга һәм „җибәрергә“ дигән төймәгә басарга тиеш буласыз», диелгән WABetaInfo порталында чыккан хәбәрдә.

Чикләүләр беренче тапкыр җибәргәннән соң биш һәм аннан да күбрәк җибәрелгән СМС-хәбәрләргә кагыла. Андый хәбәрләр «еш җибәрелә торган» дип билгеләнәчәк.

Хәбәр авторы сүзләренчә, бу чикләү кулланучыларны ялган мәгълүматтан һәм фейктан саклаячак.

WhatsApp кушымтасының яңартылу көне турында хәбәр ителми.

WhatsApp системасының яңа функциясе — «әңгәмәдәш хәбәрләренә реакция» барлыкка килү турында хәбәр ителгән иде.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев