Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Үзмәшгуль буларак эшләүче татарстанлыларның пенсия стажы ничек исәпләнә

Үзмәшгульләр пенсия тупланмаларын формалаштыру турында мөстәкыйль рәвештә кайгырта ала.

Иминият пенсиясе алу өчен, Татарстан халкы хезмәт эшчәнлеге дәверендә кимендә 30 пенсия баллы һәм 15 ел хезмәт стажы тупларга тиеш. Югыйсә, алар бары тик социаль пенсиягә генә өметләнә ала. Кайбер кешеләр үзмәшгуль буларак эшли. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

Үзмәшгуль буларак эшләүче татарстанлылар мәҗбүри пенсия иминиятенә взнослар күчерергә тиеш түгел. Шуңа күрә бу статустагы эшчәнлек вакыты автоматик рәвештә иминлек стажына керми һәм булачак пенсия күләменә тәэсир итми.

Шул ук вакытта үзмәшгульләр пенсия тупланмаларын формалаштыру турында мөстәкыйль рәвештә кайгырта ала. Моның өчен иминлек взносларын ирекле рәвештә түләү мөмкинлеге каралган, алар ярдәмендә тиешле чор пенсияне исәпләгәндә игътибарга алыначак.

Ирекле пенсия иминиятенә Россия Социаль фонды программасында катнашуны рәсмиләштереп, «Минем салым» кушымтасы аша тоташырга мөмкин. Бу очракта кешегә пенсия баллары исәпләнәчәк.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев