Үрәсбаш авылында яшәүче Мария Андреева: «Сайлауга бик барасы килә дә бит, аяклар авырта»
Соңгы яңалыклар

Үрәсбаш авылында яшәүче Мария Андреева: «Сайлауга бик барасы килә дә бит, аяклар авырта»

Участокка килә алмаучылардан 14 гариза кабул ителде.

Кукмара районының 1703нче сайлау участогы Үрәсбаш авылының мәдәният йорты бинасында урнашкан. Анда 244 сайлаучы теркәлгән. 

Үрәсбаш авылында яшәүче Мария Андреева: «Сайлауга бик барасы килә дә бит, аяклар авырта»

«Сайлау участогында Үрәсбаш һәм Танкино авылларында яшәүчеләр тавыш бирә. Сайлау штат режимында бара. Участокка килә алмаучылардан 14 гариза кабул ителде. Комиссия вәкилләре аларның өйләренә бара», — диде сайлау участогы рәисе Елена Надеева. 

Үрәсбаш авылында яшәүче Мария Андреева: «Сайлауга бик барасы килә дә бит, аяклар авырта»

92 яшьлек Андреева Мария Николаевна да соңгы берничә елда сайлау участогына бара алмый икән.

Үрәсбаш авылында яшәүче Мария Андреева: «Сайлауга бик барасы килә дә бит, аяклар авырта»

«Бик барасы килә дә бит, аяклар авырта. Кызлар үзләре өйгә килде. Рәхмәт үзләренә. Бар кеше исән-сау, ил-көннәр тыныч булсын», — ди ул.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ» 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев