Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Уку елына «бишенче иҗади чирек» кертергә тәкъдим иттеләр

Укучыларга иҗади дәресләр өчен күбрәк вакыт кирәк.

Россия Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб мәктәп укучыларына иҗади һәм фәннән тыш дәресләр уздыру өчен уку елын ике атнага озайтырга кирәк, дип белдергән. Бу хакта «Газета.Ру» сайты яза, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.

«Июньнең беренче ике атнасын билгеләр өчен түгел, ә уку елы дәвамында вакыт җитми калган иҗади дәресләр өчен „бишенче чирек“ итү яхшы булыр иде. Бу төрле дәресләр — иҗади, креатив, робототехника, сәнгать һәм музыка иҗаты була ала», — дигән Владислав Гриб.

Аның фикеренчә, «бишенче иҗади чирек» мәктәп укучылары өчен мөһим, чөнки уку елы дәвамында аларга фәннән тыш дәресләргә вакыт җитми.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев