Җиңүче 26 апрельдә ачыкланачак.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукай шигырьләрен укыйбыз» дип аталган флешмоб игълан итәбез.
Флешмобта катнашу өчен шагыйрьнең шигырен укып яки яттан сөйләп, видеога төшерегез һәм безгә юллагыз. Иң күп лайк җыйган автор җиңүче дип билгеләнәчәк.
Җиңүчене быелның 26 апрелендә беләчәкбез.
Флешмоб «ВКонтакте» социаль челтәрендә барачак.
Дуслар, әйдәгез, бергәләп Тукайны искә алыйк!
Фото: ясалма интеллект ярдәмендә ясалды
Нет комментариев