Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Тугызынчы айфон Кукмарага кайтачак

«Бөтен гаилә белән сайлауларга. Татарстан алга!» фотоконкурсының тугызынчы җиңүчесе Кукмарадан Раниф Бәзгетдинов булды.

Белгәнебезчә, бүген, 8 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда катнашучы һәркем әлеге исемдәге конкурста катнашып үз бәхетен сынап карый ала иде. Сайлаучылар арасында 12 айфон һәм җиңел машина уйнатылачагы турында ишетми калмаучы булмагандыр. Моның өчен бары тик сайлау участогы фонында, тышкы якта, Татарстан Республикасында тавыш бирүчеләр ала торган махсус беләзекне күрсәтеп, сайлау участогы янында гаиләң белән фотога төшәргә кирәк иде. Алга таба бу фотографияне социаль челтәрләрдәге (мәсәлән, «ВКонтакте»да) үз битеңә урнаштырырга һәм ике мәҗбүри хэштег куярга кирәк: #ТатарстанАлга һәм #ВсейСемьейНаВыборы.

Тугызынчы айфон иясен ТНВ телеканалында шул ук исемдәге телемарафон эфирында билгеләделәр.

Ранифның тормыш иптәше Гөлчәчәк белән телефон аша элемтәгә чыгып, шатлыклары белән уртаклаштык.

«Үзебез өчен дә көтелмәгән сөенеч булды бу. Айфон отарбыз дип күңелгә дә кермәде. Кукмарадагы „Барс Арена“ спорткомплексындагы сайлау участогында сайлауда катнашып чыкканнан соң, Раниф белән икебез дә үзебезнең социаль челтәрләргә фотоларны куйдык. Аныкы җиңеп чыкты. Бу турыда безгә Казандагы медицина көллиятенең беренче курсында укучы кызыбыз Алия шалтыратып әйтте. Аңа электр поездында Казанга барганда бер кыз сезнекеләр түгелме дип җиңүчеләр исемлеге бирелеп баручы сайттагы фотобызны күрсәткән. Шуннан соң үзем дә әлеге сайтка кереп айфон отуыбызга инандым. Андый бүләк отуны алдан хәбәр итә торган төшләр дә кермәгән иде үзе», – ди Гөлчәчәк.

Аларның икесенә дә 44 яшь. Раниф Кукмарадагы таш эшкәртү заводында ташчы, Гөлчәчәк «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Олы уллары Алмаз КАИда белем ала.

Котлыйбыз. Игелекле бүләк булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев