Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Түбән Шәмәрдән халкы тиздән яңа тротуардан йөриячәк

Проект буенча төзелеш эшләре октябрь аенда тәмамланырга тиеш.

Хәзер авыл җирлекләрендә дә тормыш шартлары яхшыра, халык өчен уңайлы мохит булдырыла. Тиздән Түбән Шәмәрдән авылында яшәүчеләр дә яңа тротуардан йөриячәк.

Әлеге эш «Татарстан Республикасы автомобиль юлларында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чаралары» программасы кысаларында башкарыла.

Юлның киңлеге – 2 метр 25 сантиметр
Юлның киңлеге – 2 метр 25 сантиметр.

«СК Биссан» оешмасы җитәкчесе Рафаэль Бәйрәмов сүзләренә караганда, тротуарның озынлыгы 1 чакрым 50 метрны тәшкил итә. Юлның киңлеге – 2 метр 25 сантиметр.

– Түбән Шәмәрдән авылындагы объектта эшләр июнь аенда башланды. Хәзерге вакытта бордюрлар урнаштырылып бетте, бүгенге көндә егетләр тротуарның нигезен әзерләү белән мәшгуль. Бу атна ахырында яки киләсе атна башында асфальт түшәргә планлаштырабыз. Авыл халкы белән аңлашылмаучанлыклар юк. Хезмәткә керешкәнче үк нинди эшләр башкарылуы һәм аларның күпме вакыт дәвам итәчәге турында халыкка аңлаттык. Шулай ук кешеләргә гаражларындагы автомобильләрен алдан ук чыгарып куюларын сорадык, – дип сөйләде ул.

Хәзерге вакытта бордюрлар урнаштырылып беткән, тротуарның нигезен әзерлиләр
Хәзерге вакытта бордюрлар урнаштырылып беткән, бүгенге көндә тротуарның нигезен әзерлиләр

Проект буенча төзелеш эшләре октябрь аенда тәмамланырга тиеш. Әмма оешма җитәкчесе сүзләренә караганда, объектны август ахырында ук файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев