Юбиляр гомере буе балаларга белем биргән.
Шушы көннәрдә Түбән Арбаш авылында яшәүче Каймә Зыятдинова 90 яшьлеген билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, Өркеш авыл жирлеге башлыгы Альбина Әгъләмова, район ветераннар Советы рәисе Константин Иванов, социаль яклау бүлеге консультанты Әлфия Петровалар котлап, ихлас теләкләрен җиткереп, район башлыгының рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар..jpg)
Каймә Зыятдинова тормыш иптәше белән 3 балага — ике ул, бер кызга гомер биргәннәр, дүрт оныгы бар. Юбиляр гомере буе укытучы булып эшләгән: башта Үрәсбаш, соңрак Арбаш мәктәбендә балаларга химия фәнен укыткан. 
Бүгенге көндә туган көн иясе Түбән Арбаш авылында улы һәм килене карамагында яши.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев