Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанлыларның уртача хезмәт хакы 94 мең сумнан арткан

Мартта республикада уртача хезмәт хакы 99,1 мең сумга җиткән.

Татарстанда 2026 елның гыйнвар, февраль, март айлары йомгаклары буенча уртача айлык номиналь хезмәт хакы 94,1 мең сумнан артып киткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда күрсәткеч 15,7 процентка арткан. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

Шул ук вакытта куллану бәяләре индексын һәм товарларга, хезмәтләргә тарифларны исәпкә алып исәпләнгән реаль хезмәт хакы 2025 елның беренче кварталы күрсәткеченнән 8,2 процентка арткан.

Мартта республикада уртача хезмәт хакы 99,1 мең сумга җиткән.

Гыйнвар-мартта хезмәт өчен түләүнең иң югары дәрәҗәсе мәгълүмат һәм элемтә өлкәсендә теркәлгән, анда уртача хезмәт хакы 149,6 мең сум тәшкил иткән. Шулай ук лидерлар исәбенә финанс һәм иминият эшчәнлеге (143,8 мең сум), фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр (141,3 мең сум) һәм файдалы казылмалар чыгару (133,2 мең сум) кергән.

Иң түбән уртача хезмәт хаклары күчемсез милек белән операцияләр өлкәсендә теркәлгән — 58,9 мең сум. Кунакханә бизнесында һәм җәмәгать туклануында күрсәткеч 62,3 мең сум тәшкил иткән, административ эшчәнлектә — 66,5 мең сум.

Фото: Владимир Васильев/ «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев