Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән ике кеше хастаханәгә эләккән
Машиналарның кара-каршы бәрелешүе аркасында ике кеше күпсанлы җәрәхәтләр алган
Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше күпсанлы җәрәхәтләр алган. Бу хакта юл һәлакәте шаһитлары хәбәр итә.
«Кичке сәгать алтылар тирәсендә Әлмәт - Сарман юлында ике чит ил машинасы - «Рено» внедорожнигы һәм «Рено» җиңел машина юл бүлешә алмаган», - дип сөйләделәр һәлакәт шаһитлары.
Машиналарның кара-каршы бәрелешүе аркасында ике кеше күпсанлы җәрәхәтләр алган. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә озатканнар, дип яза "Татар-информ".
фото: очевидцы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев