Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 52 398 очрагы теркәлгән.
Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 996 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.
13 кеше чирне читтә йоктырып кайткан. 18 яшькә кадәрге балалар – 79 кеше. 73 кеше дәваханәгә салынган, 923 кеше өйләрендә дәвалана.
Казанда – 482, Яр Чаллыда - 208, Әлмәт районында - 78, Түбән Кама районында - 75, Буа районында - 27, Аксубай районында - 15, Яшел Үзән районында - 14, Арча, Биектау районнарында - 11, Алабуга районында - 10, Тукай районында - 8, Нурлат районында - 7, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында - 6, Югары Ослан, Зәй, Лаеш районнарында - 5, Минзәлә, Чистай районнарында - 4, Менделеевск районында - 3, Бөгелмә, Чирмешән районнарында - 2, Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Баулы, Мамадыш, Саба, Сарман районнарында берәр очрак ачыкланган.
Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 52 398 очрагы теркәлгән, 39 914 кеше терелгән, шул исәптән 278 - узган тәүлектә.
фото: «Татар-информ» МА
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев