Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанда шәһәр яны поездларыннан 5,5 миллионнан артык пассажир файдаланган

2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда пассажирлар агымы арткан.

Татарстанда гыйнвар-октябрь айларында шәһәр яны поездларыннан 5,5 миллионнан артык пассажир файдаланган, бу узган елның шул ук чорына туры килә, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

«Ун ай эчендә пассажирлар иң еш очракта Казаннан (964,4 мең кеше), Компрессорныйдан (317,3 мең), Ометьево-2дән (308,3 мең), Арчадан (237 мең), Вахитоводан (144 мең), Шәмәрдән (112,7 мең)  станцияләреннән утырган», — диелә хәбәрдә.

 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда Казан станциясендә пассажирлар агымы — 0,6%ка, Компрессорный станциясендә — 3,9%ка, Отетьево-2 станциясендә — 4,3%ка, Арчада — 6,5%ка, Вахитовода — 5,2%ка, Шәмәрдәндә 7,1%ка арткан.

Фото: Владимир Васильев/ «Татар-информ»

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев