Татарстанда М7 трассасында, фурага ут кабу сәбәпле, ике полосада хәрәкәт ябылган (фото)
Соңгы яңалыклар

Татарстанда М7 трассасында, фурага ут кабу сәбәпле, ике полосада хәрәкәт ябылган (фото)

Юл һәлакәте бүген иртән Казан – Уфа трассасының 955нче километрында булган

Татарстанда М7 трассасында, йөк һәм җиңел автомобильләр катнашындагы авариядән соң, фурага ут кабу сәбәпле, ике полосада да хәрәкәт ябылган. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениесенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Хәзерге вакытта Казан – Уфа трассасының 955нче километрында юл һәлакәте булу сәбәпле дүрт полосаның икесе ябылган. Урында юл хезмәтләре, ЮХИДИ һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли.

«Волго-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениесендә машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга һәм вакытлыча куелган юл билгеләре таләпләрен үтәргә чакыралар.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, «Яшел парковка» янында җиңел һәм йөк автомобильләре бәрелешкән. Йөк машинасына ут капкан, ә җиңел автомобиль тимер өеменә әверелгән. Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

Фото: ФКУ «Волго-Вятскуправтодор», соцсети

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев