Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 40 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 40 яңа очрагы ачыкланган

Инфекция йоктырган 10 кеше хастаханәгә озатылган, калган 30 кеше өендә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 40 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 10 кеше хастаханәгә озатылган, калган 30 кеше өендә дәвалана.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 22, Яр Чаллыда – 6, Питрәч районында – 3, Биектау районында - 2, Арча, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногроск, Тукай районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бүгенге көнгә кадәр барлыгы Covid-19ның 4350 очрагы расланган, 3163 кеше савыккан.

фото: «Татар-информ»


Нет комментариев